17 март 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Миргалимов: «Парламент тарихы мәңгегә Мөхәммәтшин белән бәйле булачак»
Татарстан парламентында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов Фәрит Мөхәммәтшинның парламент рәисе вазифасыннан китүе турында билгеле булгач, үз фикерләре белән уртаклашты.
-
Яңалыклар
Шәймиев Мөхәммәтшинның вазифасыннан китүе турында: «Безнең эшчәнлектә гади мизгелләр юк»
Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Фәрит Мөхәммәтшинның Татарстан Дәүләт Соыветы Рәисе вазифасыннан китүенә бәйле рәвештә фикерен белдерде.
-
Җәмгыять
«Әтиләрнең республика бердәм футбол лигасы» Россия Президенты грантын откан
«Әтиләр союзы» коммерциячел булмаган Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасы тәкъдим иткән «Әтиләрнең республика бердәм футбол лигасы» Россия Президенты грантын откан. Грантка юллар такыр булганмы? Әтиләргә ни җитми? Шул хакта Әтиләр союзы рәисе Гадел Заһретдинов белән сөйләшәбез.
-
Яңалыклар
Ркаил Зәйдулла Мөхәммәтшинга: «Фәрит абый – син бөек кеше»
Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Фәрит Мөхәммәтшинның парламент рәисе вазифасыннан китүе турында билгеле булгач, үз фикерләре белән уртаклашты.
-
Яңалыклар
Мөхәммәтшинга II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырдылар
Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында үз вәкаләтләрен вакытыннна алда туктату турында хәбәр иткән Фәрит Мөхәммәтшинга II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырдылар. Бүләкне аңа Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
-
Яңалыклар
Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы рәисе итеп сайланды
Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы рәисе итеп сайланды. Бу хакта карар парламент утырышында кабул ителде.
-
Яңалыклар
Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган фирмаларның антирейтингын төзегәннәр
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе, беренче ике айдагы мәгълүматлар нигезендә, юл кагыйдәләрен бозган компанияләр антирейтингын төзегән. Исемлеккә йөртүчеләре куркынычсызлык таләпләрен иң еш санга сукмаган оешмалар эләккән.
-
МӨҺИМ
Мал бәласе: Россиядә терлек авырулары тарала
Россия буйлап күпчелек кеше өчен билгесез, аеруча куркыныч һәм йогышлы мал чире таралган. Авыру бер төбәктә икенчесенә күчеп бара.
-
Яңалыклар
Миңнеханов Мөхәммәтшинга: «Кайда гына эшләсәм дә, сезнең ярдәмне тойдым»
Бүген Татарстан Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында игълан итте. Депутатлар аның карарын хуплады.
-
Яңалыклар
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен Марат Әхмәтовка тапшырдылар
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында игълан иткәннән соң, депутатлар корпусының бердәм карар белән парламент җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаруны моңа кадәр Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазифасын башкарган Марат Әхмәтовка тапшырдылар.
-
Яңалыклар
Мөхәммәтшин: «Вәкаләтләремне туктату турындагы карар уйланылган»
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы белдерүдән соң чыгыш ясады.
-
Яңалыклар
«Нурлы Рамазан» бәйгесенең оештыру комитеты утырышында финалга чыгучылар билгеләнде
Бүген, Рамазан аеның 27 нче көнендә (17 март), ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә биналарны һәм җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча «Нурлы Рамазан» бәйгесенең оештыру комитеты утырышы узды.
-
Яңалыклар
Татарстанда ике айда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 3,2 миллиард сум юлланган
Гыйнвар һәм февраль айларында Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 3,2 миллиард сум җибәрелгән. Быелга планлаштырылганның 6,1 проценты бу.
-
Яңалыклар
Депутатлар Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы рәисе вазифасын кертү мәсьәләсен караячак
Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында депутатлар Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе вазифасын кертү мәсьәләсен караячак. Бу хакта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов хәбәр итте.
-
МӨҺИМ
Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советы Рәисе вазыйфасыннан китүе турында белдерде
Бүген – Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге вазыйфадан китүе турында хәбәр итте. «Мин Дәүләт Советы депутаты һәм Рәисе вазыйфасын вакытыннан алда туктату турында карар кабул иттем. Бу карар уйланылган. Сәясәттә дә, башка өлкәдәге кебек үк, дәвамлылык булырга тиеш», – диде ул утырышта.